Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Ул сөләгән әкиятләрне тыңлап үскән балалар бүген аларны үзләренең оныкларына сөйлидер дип уйларга кирәк. Аның тарихыбызга, мәдәниятыбызга караган дәресләре бик күп татарның дөньяга күзен ачып кына калдырмыйча, халкыбызга карата булган мөнәсәбәтге уңай якка үзгәртүгә зур өлеш кертте. Сүзнең кем турында барганлыгын аңлагансыздыр-бүгенге кунагыбыз халкыбызның күренекле җәмәгать эшлеклесе, хөр фикерле, туры сүзле халык язучысы Рабит ага Батулла.
-Хәерле көн, Рабит ага! Бүген сүзебез телевидениебез фондында сакланучы 120 серияле тарихи, әдәби-мәдәни тапшырулар циклы турында булыр. Бу урында ул зурдан-зур проектның ничек уйланылуы hәм гамәлгә ашырылуы турында кыскача гына сөйләп китсәгез иде.
-Кешелек тарихын тарихчылардан да ныграк үзгәртүчеләр юктыр, дигән бер акыл иясе. Сезгә шундый зур тарихыбызны халык йота алырлык дәрәҗәгә җиткерү өчен күп тарихчыларны өйрәнергә туры килгәндер. Шул чакта үзегезгә берәр ачыш ясадыгызмы?
-Ул чакта исемле, атаклы тарихчылардан киная, гаепләү ишетмәдегезме? Ни генә дисәк тә, Сез аларның ипиен ашаган булып чыгасыз бит.
-“Батулла дәресләре” искерерлек түгел-ул тарихи фактларга нигезләнгән. Ә менә шул дәресләрне дәвам итәсе калган икән дигән уй килгәне булмадымы моңарчы?
-Димәк, тарихыбызны бүгеннән “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруы кысаларында “Батулла дәресләре” аша искә төшерә яки өйрәнә башлыйбыз. Аллага тапшырдык!