Республикабызда китапларның төрлесе нәшер ителеп килә. Алар арасында тарих пәрдәсен күтәреп дөреслекне ача торганнары булуы аеруча кунычлы.
Татар әдәбияты классигы, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның иҗаты бай. Тууына 145 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Гаяз Исхакый. Көндәлекләре” һәм «Гаяз Исхакый. Милли куәтләр бардыр” китапларын тәкъдим итте.
Ни кызганыч, татарларның да күбесе туган телебездә укый белми. Ә алар Гаяз Исхакыйның кем булуы, аның иҗаты, рус телендәге әсәрләре белән кызыксына.Гаяз Исхаки көндәлекләре аеруча кадерле басма. Анда мөһаҗирлектә яшәгән вакыттагы тормышы тасвирлана. Әдипнең 1919-1920 елларда Япониядә, Кытайда, Көньяк-көнчыгыш Азия илләрендә булуы һәм диңгез юлы аша Европага сәяхәте вакыйгалары урын алган. Көндәлекләрне ул 1919 елдан 1953нче елга кадәр алып барган. Бүгенге көндә көндәлекләр 41 дәфтәрдән тора.
Элеге хезмәтләрдә төзүчеләрнең бәяләп бетергесез хезмәте һәм тырышлыгы ята.
Көндәлекләрнең дөньяга чыгуы Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлек чорындагы тормышындагы томанлы сәхифәләрен киңрәк ачып, аның эшчәнлеген һәм иҗатын дөрес бәяләргә ярдәм итәр.
Китап киштәбезгә Татарстанның халык шагыйре, балалар язучысы Роберт Миңнуллинның “Мәхәббәтле көзләрем” китабы өстәлде.
Китапның исеме юкка гына «Мәхәббәтле көзләрем» дип аталмый. Көз — шагыйрьнең күңел халәте. Әлеге басма Роберт абыйның нәшриятка үзе китергән соңгы кулъязмасы. Быел Роберт Миңнуллинның бакыйлыкка күчүен 3 ел.
Китапның электрон варианты алданрак чыккан була. Хәзер 700 битлек булып басылган китапка Роберт Миңнуллинның яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланма әсәрләре урын алган. Аның беренче шигырьләр китабы 1976 елда дөнья күргән була. Шул дәвердән башлап, сиксәннән артык шигырьләр китабы дөньяга тарала. Роберт Миңнуллинның иҗаты чын бриллиант кебек, һәр язмасы матурлык, яктылык белән балкый, күңелгә җылылык өсти.