Язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Һәкемгә бер кояш” исемле яңа китабы кесә форматында дөнья күрде. Китап интерактив булуы белән дә үзенчәлекле. Яңа китапны тәкъдир итү кичәсендә хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина булып кайтты.
“Татмедиа” бинасында урнашкан “Әдәби кафе” да “Казан утлары” журналы китапханәсе сериясеннән чыккан китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Ул – “Казан утлары” җурналы китапханәсе сериясыннан чыккан сигезенче басма. Моңа кадәр ул “Болытта җиләк үсә”, “Синең өчен яшим”, “Таллы күлдә былбыл бар”, “Ак читек”, “Туташ”, “Хәния” кебек китаплары белән укучыларга таныш.
“Һәкемгә бер кояш” китабының сюжеты бүгенге тормыштан алынган, язмыш сынаулары алдында нык булычы геройларны чагылдыра.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.