Кеше үз тамырларын белергә тиеш. Шул очракта гына аның киләчәге бар. Тарих төпкеленә төшеп, шәҗәрәңне барлау, нәсел агачыңны төзү ата бабадан калган изге әманәт ул. Иске Татар бистәсенең «Әл-Мәрҗани» мәчете янында узган Шәҗәрә бәйрәменнән Мөршидә Җиһан репортажы.
Мөнәҗәт әйтү шәҗәрә бәйрәмен ямьләүче чыгышларның берсе. Аннан тыш та сәхнәшдә дини җырлар, матур теләкләр яңгырады.
Борын заманнан ук ата бабаларыбыз нәсел кабиләне, буыннарның исемнәрен агач рәвешендә тармакландырып яза барганнар. Шәҗәрә гарәпчәдән «агач» дигәнне аңлата. Ни өчен агач сыман төшергәннәр? Агач — борынгы татар һәм башкорт халкында һаваны, җирне берләштерүче билге булган. Шул ук вакытта ул халыкның да тормышын чагылдырган. Тамыры — үткәнебез, ботаклары — киләчәгебез. Минзәләдән Кашапов-Хәбировлар гаиләсе 12 буын шәҗәрәсен төзеп килгән.
Бәйрәм Россия Президенты карары буенча игълан ителгән «Гаилә елы» уңаеннан гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гореф-гадәтләрне популярлаштыру максатыннан оештырылган.
Сату алуга хирыслар өчен — урамның ике ягында хәләл ярминкә.
Рухи азык та бар. Анысын Татарстан китап нәшрияты оештырган. Балалар өчен уеннар да, китаплар да өстәл тулы. Шул тирәдә Миңгол Галиев та бөтерелә. Аннан башка бәйрәм үтәдимени?
Шәҗәрә — зур хәзинә. Буыннан буынга кадерле ядкарь булып күчеп килгән кыйммәтле мирас.
Бәйрәмдә катнашкан гаиләләр үзләренең нәсел агачларын өйрәнгәндә җиңел юл узмаган. Әмма әлеге хезмәтнең нәтиҗәсе күркәм — бүгенге көндә алар үз тамырларыннан, үз чыгышларыннан хәбәрдар.
Мөршидә Җиһан, Дамир Мөхәммәтханов, Тавтарстан яңалыклары.