Гаммәви чаралар белән берлектә яисә алар башлангычында республика күләмендә бик күп төрле конкурс-бәйгеләр уза. Шушы көннәрдә “Әниләр марафоны” һәм “Үз илемдә үз көем” дип исемләнгән иҗат бәйгеләренә йомгак ясалды. Аны Тәртип радиосы- Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрде. Тулырак Мөршидә Җиһан репортажында.
Әниләр марафоны дигәч тә ниндидер зур аралыкта чабу ярышы дип уйламагыз. Марафон сүзе чабыш дип тәрҗемә ителсә дә оештыручылар салган асыл мәгънәсе бик күркәм милли гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, социаль челтәрләрдә татар телле әниләр (дәү әниләр) өчен аралашу мәйданы булдыру, тәҗрибә уртаклашу.
Катнашучыларга 21 тема тәкъдим ителде. Мәсәлән : Әнием – күз нурым”, “ Әти тәрбиясе”, “ “Тәмле булсын” . Шуларның һәркайсына туры китереп, катнашучылар социаль челтәрдәге сәхифәләрен тулыландырып барды. Гран-при иясе — Алинә Бикмуллина.
Иң уңган-булган әнигә бүләкне Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе урынбасары Камил Нугаев тапшырды. Бүләкләнми калучылар булмады дисәк тә ялгышмабыз. Бирелмәгән очракта да аларның социаль челтәрләрдә язылучылары арткан.
Дүртенче тапкыр үткәрелсә дә , быелгысы аеруча интернет киңлекләрен шаулатырлык булды. Әниләр марафонына дип авылдан тиклем әби-бабайлар да килде. Сәкинә һәм Навафил Ситдыйковлар Мамадыш районының Түбән Сон авылыннан килгән.Татарстаннан тыш, дөнья буйлап сибелгән милләтәшләребез өчен дә мондый төр конкурсларда катнашу кулай . Аларга Бөтендөнҗя татар конгрессы исеменнән Энҗе Шәйхетдинова тапшырды. Кырыктан артык катнашучыны җәлеп иткән “Үз илемдә үз көем конкурсы борынгы , онытылган җырларны барларга ярдәм итә.
Бик матур милли киемнәр сәхнә тутырып җырлаучы ансамбльдә барысы да туганнар. Алар әлеге җырны башкарып Үз илемдә үз көем конкурсында беренче урынга лаек булды.
Гаилә бәйрәме буларак үткән чарада, танылган җырчылар да да, Казан балалар филармониясенең нәии артистлары да катнашты.
Мөршидә Җиһан, Иван Худяков. Татарстан яңалыклары.