Казанның Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «Мирас» татар халык хорының 75 еллык юбилей кичәсе һәм хорның баянчысы һәм җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Бариевның 85 яшьлегенә багышланды. Әлеге тамаша “Безнең гомер” дип аталды. Кичәне безнең үз хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов тә күреп кайтты.
«Күпләрне бит җырлар очраштыра, Җыр белән дус, иптәш табыла», – дигән шигырь юлларының тормышчанлыгын
Наил Мәсһут улы Бариев Казан авиация заводының хезмәт ветераны. Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. «СССРның уйлап табучысы» билгесе белән бүләкләнгән. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем йөртә. Бүгенге көнгә кадәр Наил Бареев “Мирас” хорының алыштыргысыз җитәкчесе һәм баянчысы булып кала.
Матур юбилей бәйрәменә кадәр, бик күп авыр һәм сикәлтәле юллар, иҗади торгынлыкларны, таралу, югалтуларны җиңеп, уңышларга шатланып, дәртләнеп, өметләнеп яшәүләрне үтәргә туры килә. Һәвәскәрләр башта бер, аннан соң ике, өч, ягъни күптавышка җырлый башлыйлар. Соңырак, әлеге хор үзенең иҗади эшчәнлеген, чорының иң затлы, иң мәһабәт бинасына – Ленин исемендәге мәдәният йортына күчә.
75 еллык тарихы булган әлеге хор, Республиканың мәдәни йөзен күрсәткән бер генә концертта да катнашмый калмый. Татарстандагы хор коллективлары арасында иң беренче булып татар халык хоры исемен яулаган коллектив, тирә-якта үрнәк саналып, сәхнә тота.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әйткән сүзләре искә төшә; халык җырлары –халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгеседер… Ә “Мирас” кебек хор төркемнәре,җыр бию, музыка ансамбльләре халык күңелен, хәтерен, тарихын саклаучылардыр, халкыбыз иҗатының бай хәзинәсен армый- талмый пропагандалый, милли сәнгатебезне саклау юлында бәрәкәтле һәм изге эш алып бара.
Фәннур Хәсәнов, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.