Быел Республикакүләм Ифтар Идел буе Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә X Республика ифтар мәҗлесе узды. Ифтар ашында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Ифтар ашына Татарстанның бөтен почмакларыннан 10 мең кеше катнашты. Алар арасында төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, рәсми затлар,чит төбәкләрдән кунаклар, мохтаҗлар һәм аз керемлеләр. Кояш баю һәм авыз ачу вакыты җиткәнче әзерләнгән махсус программада ифтарга килгән мөселманнарны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның Баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде.
Марсель Вәгыйзов, мөнәҗәтчеләр Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов һәм башкалар чыгыш ясады.