Буа районының Арктика боз сараенда танылган табиб, фән докторы Камил Зыятдинов истәлегенә төбәкара хоккей турниры узды. Уеннарны оештыручы Буа якташлыгы җәмгыяте кубогына, Буадан һәм күрше районнардан дүрт команда көч сынашты. Кемнәр җиңүче дип табылды? Бәйге барышын Буадагы хәбәрчебез Рөстәм Әхмәдуллин дә күзәтте.
Бозда дүрт команда. Буаның “Арктика” җыелма командасы, ветеринария техникумы студентларыныкы, күрше Апасның аграр колледжы һәм Тәтеш районнының гражданнар оборонасы училищесы егетләре. Барысы да махсус формалардан, хоккей уйнауда тәҗрибәләре бар. Җиңүгә өметләр дә зурдан. Ә матч барышын арткы планга эленгән баннердан Камил Шагарович үзе күзәтте кебек. Абыйсы Раил Зыятдинов әйтүенчә, ул да спортка мөкиббән булган.
Камил Зыятдинов истәлегенә хоккей турниры быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Һәрвакыттагыча, аны оештыруда, финанс яктан тәэмин итүдә Буа якташлыгы зур роль уйный. Якташлык җитәкчесе Ирек Закиров белдерүенчә, бу шулай ук яшьләр арасында спортны пропагандалау алымы да.
Хоккей ярышларында беренче урынны Буаның “Арктика” җыелма командасы яулады. Кубок та аңа тапшырылды. Шулай ук иң яхшы капкачыгы. Һөҗүмчегә, саклаучыга да бүләкләр бирелде.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.