Билгеле булып та исеме күләгәдә калып килгән Камил Мотыгыйның тууына быел 140 ел тулды. Шушы күркәм юбилей һәм аның мәшхүр сеңлесе Галия Кайбицкаяның туган көне уңаеннан “Халкым диеп типкән йөрәк” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Олы Кайбыч авылында узган чарадан Мөршидә Җиһан репортажы.
Бу җырны һәр татарның ишеткәне бар дисәк тә ялгышмам. Әмма аны беренче булып Камил Мотыйгый башкарганын , татар җыр сәнгате үсешенә этәргеч бирүен бик сирәк кешеләр генә белә. Гомумән XX йөзнең беренче яртысында татар халкының иҗтимагый һәм мәдәни тормышында үзенчәлекле эз калдырган, татарча беренче басма газета һәм журналларның нәшире-мөхәррире, популяр җырчы-артист Камил Мотыйгый улы Төхвәтуллин бөеклеге әлегәчә киң җәмәгатьчелектә танылмаган шәхес.
Якташлары кайбычлылар -Камил Мотыйгыйны танытуда кулыннан килгәнен эшли.
«Ник дәшмисең, Кайбыч?» – дигән сорау Галия Кайбицкая музее җитәкчесе Чулпан Камалиевага да тынгылык бирми. Җавап итеп Камил Мотыйгыйның тууына 140 ел тулуга багышлап әдәби –музыкаль кичә оештырган. Мәскәү, Түбән Новгород, Казан калаларыннан кайткан кунакларның күбесе Камил Мотыйгый нәселеннән.
Күңел түрендәге истәлекләр белән уртаклашкан арада музейга Мотыгыйлар нәселеннән бүләк итеп яңа экспонатлар тапшырылды.
Галия апа Кайбицкая белән аралашып, өйләренә кунакка килеп йөргән Фоат ага Галимуллинның да Мотыйгыйлар белән истәлекләре киләчәк буын өчен аеруча кадерле .
Җыйнак кына булса да Галия Кайбицҡая музее татар халкының мәгърифәтенә, җыр сәнгатенә , журналистикасына юл ярган Мотыйгыйлар нәселенең тулаем тарихын сыйдырган. Сеңлесе музеендагы бер почмактан Камил Мотыйгый да тыйнак кына сәлам биргәндәй була.
Ул затны бөек затны бүлеп булмый ул. Ул инле бертөтен кеше . Залнга киләм дә фотога карыйм муузейга клингән кешеләне дөрес Төгкй мотыйларсыз булмас иде . Гаиләдә җитәмгән җылыны шушыгаиләдә алган.
Ике гаилә дуслыгы Кышкар мәдрәсәсеннән башланган. Әүвәл Тукайның әтисе белән Мотыйгулла хәзрәт дус була. Ә аннары дустының улы Габдулла Тукай аның үз мәдрәсесендә укый. Мәдрәсәдә 1902–1907 елларда Камил Мотыйгуллин да белем бирә. Габдулла Тукайның дөньяга карашы һәм аның шагыйрь булып формалашуында мөһим роль уйный. “Әлгасрелҗәдид”, “Уклар” журналлары, “Фикер” гәзите мөхәррире, “Уралец” гәзите нәшире, “Яңа тормыш” гәзитен оештыручыларның берсе булган Камил Мотыйгый .Роман , пьесалар иҗат иткән. Ул үз язмышында да яңа тормыш башлый.Б өтенесен ташлап, 1909 елда Саратовта музыка буенча шөгыльләнә, башлый. Фортепиянода да оста уйный. Гастрольләргә җйөри. Мәскәүгә барып, граммофонга языла. Әлеге җырлар Франция Милли китап¬ханәсенең аудиовизуаль документлар департаменты коллекция¬сендә сакланган.
Нәкъ шушы җырның көе халкыбызның икенче гимны булып яңгыраган Габдулла Тукайгна Туган тел шигырен язарга этәрә ди белгечләр .Камил Мотыйгый репертуарында Тукай сүзләренә язган җырлар тагы да була. Әмма ни , кызганыч, үз остазының тавышы кәҗә кычкырган кебк тоела. Гәрчә музыкаль термин белән әйтсәк Мотыйгый баритон тавышлы була ди “Идел-Урал мөселманнарының вокаль мәдәниятендә профессионализмның формалашуы һәм үсеше” дигән темага фәнни хезмәт язган , мотыйгыйчы Идрис Газиев.
Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй Камил Мотыгыйның исемен мәңгеләштерү дә елдан ел- чигерелә.Югыйсә аның исемендәге урам булырга тиешлеге күптән көнүзәк мәсьәлә.
Әйе, булсын иде. Чын кеше кадерен белү бар бездә дияр идек шул чакта!
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.