Күркәм кешеләрнең – күркәм эшләре. Бездә яңа сәхифә — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Аш-су

Күркәм кешеләрнең – күркәм эшләре. Бездә яңа сәхифә

22.12.2022
Күркәм кешеләрнең – күркәм эшләре. Бездә яңа сәхифә

Һәр заманның үз геройлары, үз идеяләре бар дип сөйләргә яратабыз. Ләкин кешелеклелек, фидакарьлек, игелекле булу кебек кыйммәтләр буыннан-буынга күчеп, сакланырга тиеш.“Күркәм эшләр эзеннән” дигән яңа сәхифә — әнә шундый сыйфатларга ия кешеләр турында. Бүгенге героебыз — Лаеш районының Олы Кабан авылында яшәүче Хәмит Хәлиуллин. Сүзне хезмәттәшем Ания Гыйбадуллинага бирәм.

Казан тирәсендәге бистә-авылларга хас булганча, соңгы елларда Олы Кабан авылы да үсә, яңа йортлар салына, инфраструктурасы яхшыра. Төзелеп килә торган урамнарның берсе безнең бүгенге героебыз исемен йөртә. Замандашыбыз Хәмит Минһаҗ улы Хәлиуллин халык мәхәббәтенә ничек ирешкән соң?

Новости СМИ2

Танышуыбызны Хәмит абыйның йорты каршындагы күл янында башладык. Аның тырышлыгы белән күл авыл халкының яраткан ял урынына әйләнгән. Элек биредә сазлык булган, хәзер җәйләрен — балыклы күл, ә һәр кыш башында шугалак ясала. Тирә-як балалар тавышларыннан гөрләп тора. Иң зур шатлык, шул инде ди Хәмит Халиуллин.

Хәмит абыйның бөтен кирәкле транспорты, кораллары үзендә: тракторын кабызып карын эттерә, җир казый, күтәртә, ташый. Аның тирәсенә үзе кебек үк битараф булмаган кешеләр җыелган. Без килгәндә дә күрешләр бергәләп шугалактан кар чистарта иде.
Яшьләр дә читтә калмый. Эмиль Галимуллин авыл халкының тормышын яхшырту өчен башкарылган эшләргә бик теләп катнаша.

Хәмит Хәлиуллин тумышы белән Кама Тамагы районыннан, аннары гаиләсе Югары Ослан районының Бөрек авылына күчеп килә. 3 ел хәрби-диңгез флотында элемтәче булып хезмәт итә. Армиядән соң язмыш аны Казахстан якларына алып китә. 30 ел элемтә өлкәсендә эшли, СССРның мактаулы радисты була. Олы кабанлылар бәхетенәдер инде, 1994 елда Хәмит Хәлиуллин гаиләсе беләнЛаеш районының бу авылына килеп урнаша.

Новости СМИ2

Сүз уңаеннан, Олы Кабан авылына Казан ханлыгы чорында нигез салынган. Башта ук анда руслар төпләнеп яшәгән, биредә урнашкан Спас-Преображения чиркәве, мәсәлән, тарих һәм мәдәният һәйкәле булып тора.
Ә менә Кабан авылындагы беренче мәчет барлыкка килүендә безнең героебызның өлеше зур булган. Башта ул мәчетне Зур Кабанда төзергә планлаштыра, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында Аллаһ йорты Кече Кабанда барлыкка килә.

Теләсә кайсы эш, якын кешеләрең хуплаганда гына, уңышка китерә. 46 ел буе бергә гомер иткән Рәдифә апа иренең авылдашлары өчен җан атып торуы белән горурланып сөйләде.Әнә шулай, яраткан тормыш иптәше, балалары һәм оныклары янәшәсендә тормыш итә Хәмит абый. Янында фикердәшләре, үзе кебек үк ярдәмчел авылдашлары бар. Тормыш рәвешеннән канәгать булып, башкарган эшләре өчен оялмыйча, горур яши ул. Мөгаен, башкалардан ишеткән рәхмәт сүзләре аның тормышына шундый тирән мәгънә, ә йөзләренә нур өстидер.

Быелгы Яңа елны алар кабат тәрәзәләреннән үзләре ясаган күлгә сокланып, балаларның шат тавышларын, канәгать йөзләрен күреп каршы алачаклар. Киләчәктә дә рәхмәт сүзләре ишетеп яшәргә язсын!

Новости СМИ2

Ания Гыйбадуллина, Ринат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары, Лаеш районы.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Азнакай районында пенсионерлар өчен махсус үзәк ачканнар

Азнакай районында пенсионерлар өчен махсус үзәк ачканнар

“Нәүрүз” Халыкара театр фестивалендә катнашу өчен гаризалар теркәү дәвам итә

“Нәүрүз” Халыкара театр фестивалендә катнашу өчен гаризалар теркәү дәвам итә

Сабада һөнәрләр фестивале PROFFEST узды

Сабада һөнәрләр фестивале PROFFEST узды

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+