Күркәм эшләр эзеннән… — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

Күркәм эшләр эзеннән…

25.01.2023
Күркәм эшләр эзеннән…

Яңалыклар чыгарылышын «Күркәм эшләр эзеннән» сәхифәсе белән дәвам итәбез. Чираттагы репортажны Әлмәт районыннан әзерләдек. Бу көннәрдә әлмәтлеләр Украинадагы хәрби операциядә катнашучы ватандашларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатты. Бүгенге сәхифәдә сүз — хәрбиләребезгә ярдәм чараларын оештыручылар турында.

Новости СМИ2

Ярдәм итәргә әзер булу, кешелеклелек һәм тугрылык кебек сыйфатлар авыр вакытларда сынала. Республикабызның бер генә кешесе дә Украинада барган махсус хәрби операциягә бәйле килеп туган вәзгыятькә битараф кала алмагандыр. Ярдәм итәргә теләк кирәк, чарасын табып була.

Без юл тоткан Әлмәт районы – Украинадагы хәрби операция вакытында ярдәм чараларын баштан ук иң югары дәрәҗәдә оештырган районнарның берсе. Гуманитар йөк җыйганда хәрби җитәкчелек җибәргән исемлек нигез итеп алына. Нәкъ менә ихтыяҗ булган әйберләр әзерләнә. Бүгенге көнгә Әлмәттән 3 зур гуманитар ярдәм ияләренә барып җиткән. Исемле посылкаларны да хәрбинең кулына тапшырырга тырышалар.

Без баштан ук дөрес итеп эшне оештыра алдык, шәһәрдә штаб булдырылды, аңа иң белемле һәм тәҗрибәле кешеләр кертелде. Һәрберсе алдына төгәл бурычлар куелды. Миңа мобилизацияләнгәннәр өчен гуманитар ярдәм җыю эше йөкләнде. Төп максат, әлбәттә, гуманитар йөк туплау өчен акчалар табу.
Әлбәттә, ярдәмнең төрле юлларын эзлиләр. Кышкы суыкларда җылы киемнәргә ихтыяҗ аеруча зур.

Яшьләр арасында волонтерлык хәрәкәтенә кушылучылар күп. Шулай итеп, тиз генә эшкә дә өйрәнәләр һәм ватанпәрвәрлек тә купшы сүз генә булмавы аңлашыла.

Новости СМИ2

Күркәм эшләр эзләре безне Әлмәт шәһәреннән ерак түгел урнашкан Миңлебай авылына китерде. Җирлекнең башкарма комитеты бинасында хәрбиләребезгә яшеренү өчен маскировка ятьмәләре үрәләр.

Мобилизацияләнгәннәрне күпләп җибәрә башлаганнан соң һәрберебез ничек ярдәм итә алуы турында уйлангандыр. Уртак эшкә кушылу чараларын эзгәндер. Мин үзем бәйли дә, тегә дә белмим. Егетләргә ничек булышыйм икән дип озак уйландым һәм менә интернетта маскировка өчен сеткалар ясау турында мәгълүматларга тап булдым.

2022 ел азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, гадәттәгечә, Республикабызның иң лаеклы кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантанада билгеләнеп үтүчеләр арасында Миңлебайдан Дамир Батталов бар иде. Бүгенге героебыз өчен Туган җир, хәрби хезмәт һәм намус дигән төшенчәләр беренче урында.

Новости СМИ2

Килеп туган вәзгыятьтән канәгать булмаска, тәнкыйтьләргә мөмкин. Шул ук вакытта хәлне уңай якка үзгәртү өчен тырышырга, уртак эшкә булдыра алганча үз өлешеңне кертергә мөмкин. Бу, әлбәттә, авыррак. Безнең бүгенге геройларыбыз шундый — катлаулырак, ләкин барыбыз өчен дә кирәкрәк юл сайлаган кешеләр…

Ания Гыйбадуллина, Ренат Сәхипгәрәев, Кадрия Мерсипова. Татарстан яңалыклары.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Минем язмышым — минем һөнәрем

Минем язмышым — минем һөнәрем

Республида «сабыйга кан сал» дигән донор акциясе уза

Республида «сабыйга кан сал» дигән донор акциясе уза

Татарстанның төзелеш комплексы илдәге иң яхшыларның берсе

Татарстанның төзелеш комплексы илдәге иң яхшыларның берсе

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+