Республиканың төп Сабантуе Казанда 26 июньдә була.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуе милли бәйрәмен уздыру турындагы карарны имзалады. Җирле хакимият органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, авылларда, шул исәптән республика шәһәрләрендә Сабантуе 12-13 июньдә була. Милли бәйрәм Чаллыда 19 июньдә узачак. Татарстан Хөкүмәтенә җирле хакимият органнары белән бергәләп, чикләү кагыйдәләрен исәпкә алып, бәйрәм чараларын үткәрү йөкләнә.