Җомга чыгарылышыбызны Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 ел тулуга багышланган сәхифә белән дәвам иттерәбез. Сүзне хәбәрчебез Мөршидә Җиһанга бирәм.
Җомга чыгарылышыбызны Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 ел тулуга багышланган сәхифә белән дәвам иттерәбез. Сүзне хәбәрчебез Мөршидә Җиһанга бирәм.
Әссәләмегаләйем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү . Җомга көннәребез мөбарәк булсын дип сәхифәбезне башлап җибәрәбез. Бүгенге чыгарылышта “Әл-Мәрҗани» мәчетендә узган «Казанның Иске һәм Яңа Татар бистәләре: мирас һәм хәзерге заман» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе барышы белән таныштырырга булдык.
Фәнни –гамәли конференция гадәттәгечә Пленар утырыш белән башланып китте. Анда халкыбызның рухи мирасын , аеруча Иске һәм Яңа Татар бистәләре белән бәйле тарихи истәлекләрне һәм шулай ук мәгърифәтчеләр хезмәтләрен өйрәнүче галимнәр катнашты.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән , Әл Мәрҗани мәчете даими хезмәттәшлектә дип искәртте сәламләү чыгышында Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.
Конференциянең башлангыч өлешендә Татар бистәләрен саклау һәм үстерүнең иҗтимагый форматлары , мәчетләр тарихы , шулай ук Иске Татар бистәсе турында Нәкый Исәнбәт истәлекләре дә бәян ителде.Төп чыгышларга академик Индус Таһиров йомгак ясады.
Фәнни чараның өйләдән соң үткәрелгән өлешендә чыгышлар Татар бистәләрен саклау, өйрәнү һәм таныту мәсьәләренә багышланды.
«Галимнәр — алар пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да, дирһәмне дә мирас итеп калдырмады, алар бары тик гыйлем генә калдырды.
«Казанның Иске һәм Яңа Татар бистәләре: мирас һәм хәзерге заман» төбәкара фәнни-гамәли конференциясенщ багышланган чыгарылышыбыз тәмам. Киләсе ял көннәрегез файдалы үтсен дип бүгенгә саубуллашам. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!