Шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасы милли китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе һәм Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты Илдар Юзиевка багышланган «Хуш инде» дип исемләнгән искә алу кичәсе булып узды. Кичәне Татарстан язучылар берлеге оештырды. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, шулай ук аның турында истәлекләр сөйләнелде. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевның иҗаты гаҗәеп киң кырлы. Аның шигърияте автор үзе исән чагында ук югары дәрәҗәдә бәяләнде. Ул әдәбиятка 1950 нче елларда килеп, «Таныш моңнар» поэмасы белән таныла.
Илдар Юзиев — кырыктан артык шигырь, поэма, пьеса җыентыклары авторы, моннан тыш, балалар өчен шигырьләр, мәкаләләр җыентыклары да бар. Илдар Юзеев – драматург та. Аның әсәрләре төрле театр сәхнәләрендә куела.
Кичәдә күренекле язучылар, шагыйрь-шагыйрәләр, артистлар, Илдар Юзиев иҗатын яраткан тамашачылар катнашты.
Фәннур Хәсәнов, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.