Интернет заманында хатлар язышу сирәк күренеш. Әлеге бушлыкны баетып, халык шагыйре Равил Фәйзуллин Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновка багышланган “Әхсән хатлары” китабын – эпистоляр жанрда бастырып чыгарды.
«Татмедиа»ның конференцияләр залында үзенчәлекле басманы тәкъдим итү чарасы узды. Әдәби кичәгә республика матбугаты вәкилләре, Әхсән Фәтхетдиновның чордашлары, сәнгать белгечләре, рәссамнар, язучылар, якташлар җыелды.
Китапта Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның Равил Фәйзуллинга язган хатлары тупланган. Рәссамның 25 ел дәвамында күңелен бушатып, кәгазьгә төшергән монологлары. Араларында амбар кенәгәсе калынлыгындагысы да була. Барысы 40тан артык хат. Язмаларда үткән гасырның рухи яшәеше, әдәбият-сәнгать дөньясы, шәхесләр турында бәян ителә. Хатлардан – хатларга күчә барган саен рәссамның оста каләм иясе – философ-публицист икәнлегенә инана барасың.
Китапны чыгаруда катнашкан Зиннур Мансуров фикеренчә, Басманың үзенчәлеге – ике зур талантның очрашуы.
Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин бер мең данә белән басылган китапның күп өлеше республика китапханәләренә таратыласын әйтте. Әлеге китап мәктәп укучылары өчен дә зур ярдәмлек.
Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе Ринат Закиров Әхсән Фәтхетдиновның эшләре күп илдә югары бәя алганын искәртте. Әмма кеше өчен туган ягыңның, якташларыңның сине зурлавы, бәяләве иң кадерлесе.
Презентациягә килгән тамашачылар хозурына “Татмедиа” фойесында Әхсән Фәтхетдиновның сәнгать әсәрләреннән торган күргәзмә тәкъдим ителде. Рәссам остаханәсендә Шүрәлеләр, урман һәм Абзар ияләрен ясаган, алар белән сөйләшкән, җырлап та куя торган булган. Аның күңеле шулкадәр бай була, кемгәдер түгеләсе килгән, күрәсең.
Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Мөдәррис Минһаҗев Түбән Камада Әхсән Фәтхетдинов белән бергә иҗат итә.
Әлеге кичә Балык Бистәсе һәм Чирмешән якташлыгы вәкилләрен берләштергән матур очрашуга әйләнде.
Рәссам һәм шагыйрь арасындагы иҗади дуслык очраштырган кичә яңа буын өчен матур үрнәк. Рухи байлык дәрәҗәсендәге эпистоляр жанрга караган әлеге басма укучылар күңелендә үз урынын алыр дип бүгенгә саубуллашам.