Хатын-кыз күрке -яулык. Яулык күңел көзгесе дигән гыйбарә яши. Чыннан да татар хатын-кызлары яулыкны милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркәнгән. Хәзер исә яулыкны заманча итеп бәйлиләр. Бик күпләр яулык бәйләү күнекмәләрен татар эстрадасының популяр җырчысы Гүзәлем Миңнехановадан өйрәнә. Бүген ул студиябез кунагы.
Гүзәлем, сезнең берсеннән-берсе матур яулыкларга, зәвыклы күлмәкләрегезгә карыйм да карыйм да сокланып туя алмыйм. Ә яулык бәйләү-үзе бер сәнгать. Интернет киңлекләрендә дә сез бик күпләргә яулык бәйләү серләренә төшендерәсез. Бу осталыкка ничек, кайдан өйрәндегез?