Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегуловка 85 яшьтулуга багышланган кичә булып узды. Казан университеты профессоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов – халкыбызның йөзек кашы. Юбилей кичәсе турында тулырак алдагы язмада.
Казан федераль университетының аксакалы. 57 ел инде ул студентларда татар әдәбияты дөньясына мәхәббәт уята, бәяләп бетергесез кыйммәтле белемнәрен бирә. Хатыйп Миңнегуловны 85 яшьлек юбилее белән котларга галимнәр, язучылар һәм аның иҗатын сөючеләр җыелды.
Тынгысыз йөрәкле, милләт язмышына битараф була алмаган Хатыйп Миңнегулов дәреслекләр яза, гыйльми эшчәнлеген хәзерге көнгә кадәр алып бара.
Сәхнәдән бер-бер артлы Хатыйп абый турында җылы сүзләр, матур хатирәләр яңгырый.
Халкыбызның асыл ташлары – зыялыларыбыз. Хатыйп абый Миңнегулов кебек кешеләр — халкыбызның иң кадерлесе.
Миләүшә Мусина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.