24-25 апрелендә татар әдәбияты классигы, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл»дигән темага Халыкара фәнни-гамәли семинар үтә. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра.
Фәнни-гамәли семинар эшендә Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, шулай ук Мәскәү, Казан, галимнәре катнаша. Чара кысаларында «Гаяз Исхакый. Көндәлекләре” , «Гаяз Исхакый. Милли куәтләр бардыр” җыентыклары тәкъдим ителде.