Галимә, татар теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор -Флёра Сафиуллинага исән булса 85 яшь тулыр иде. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында шул уңайдан искә алу кичәсе булды.Бу хакта тулырак Мөршидә Җиһан репортажында.
Ярты гасыр гомерен яшь буынны тәрбияләүгә, белгечләр әзерләүгә багышлаган Флера Сафиуллина – милләтебез һәм мәгарифебез тарихында зур урын алып торучы шәхесләрнең берсе иде. Беркайчан да данга-шөһрәткә омтылмаган, тыйнак могаллимә. Бүгенге заман укытучыларына күп яктан үрнәк. Ул бик күп гыйльми хезмәтләр авторы, аның күпсанлы шәкертләре эшен дәвам итә.
Казан федераль университеты профессоры , Каюм Насыйри институты үзәге директоры
Галимәнең фәнни тикшеренү, эксперимент нәтиҗәләрен дөнья филологлары да бик яхшы белә. Флера Садриевна 1992 нче елдан Казан дәүләт университетының яңа кафедрасын – «Чит телдә сөйләшә торган аудиториядә татар теле» кафедрасын җитәкли.Татар телен өйрәнүне фәнни югарылыкта оештыру һәм гамәлгә ашыру өчен гаять зур көч куйган.
Флера Садриевна бик күп укытучыларның, язучы, редактор, журналистларның, тәрҗемәчеләрнең, галимнәрнең укытучысы, остазы. Шигърият, матур әдәбият аша грамматиканы яраттырган, синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы кебек үзенчәлекле фәннәр буенча студентларга лекцияләр укыган, синтаксисны грамматиканың патшасы дип инандырган галим ул.
Ул бөтен гомерен фәнгә, мәгарифкә багышлаган шәхес. Флера Садриевна 700ләп хезмәт — дәреслекләр, монографияләр, методик кулланмалар, мәкаләләр авторы. Бу бер кеше үзе генә эшләп бетерә алган хезмәтләр дә түгел кебек. Бу тулы бер институт эшчәнлегенә тиң дип бәя бирде галим Рәдиф Җамалетдинов/
Флера Садрый кызы Сафиуллина 1938 нче елның 24 нче маенда Татарстанның элеккеге Сарман, хәзерге Тукай районы Теләнче Тамак авылында туа. Мин татар телен, татар әдәбиятын яратуым белән Теләнче Тамакка Рус теле һәм әдәбиятын яхшы беләм икән, Арча районынынң Чүриледә мәктәбҗенә бурычлы, дип әйтә торган булган Флера Сафиуллина .
Лаборант булып эшли башлаган Флера ханым профессор дәршәҗәсенә ирешә. «Татарстан Республикасы мәктәпләренең Атказанган укытучысы» . Шул ук вакытта гади булып кала белгән . Аның дәресләре бүген дә күз алдымда, ягымлы тавышын һаман ишетәм кебек. Һәр студентка хөрмәт белән каравы күңелдә кешеләргә карата ышаныч тудыра. Киенүе, үз-үзен тотышы, белем тирәнлеге, кешегә мөгамәләсе — иң көчле тәрбия чаралары иде дип искә алды укучылары.
Мөршидә Җиһан, Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары