Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур. Габдулла Тукай Казанны әнә шулай тасвирлаган. Бу кичәгә дә кунаклар әнә шундый өметләр белән килгән.Мәшһүр иҗаты белән Габдулла Тукай һәр татарны туганыннан башлап гомере буе озата килә.
Әдәби-музыкаль кичәнедң төп куанаклары Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре. Шулай ук әлеге дәрәҗәле бүләккә дәгъва кылучылар да чакырылган иде.
Әдәби музыкаль кичә буларак оештырылган Тукай бәйрәмендә иҗат әһелләре, дәүләт оешмалары вәкилләре катнашты.
Тукай иҗатын белгән җитәкче булган урында милли хәрәкәт җанлана. Татар утарында да Габдулла Тукайга багышланган берничә ел элек оештырыла башлаган иде. Шулай ук биредә милли мәдәнияткә багышланган , аш-су белән бәйле проеклар гел оешырылып килә.
Тугандаш төрки халыкларның Казандагы рәсми вәкилләре, хәтта үз телләрендә Тукай шигырьләрен укыды.
Әнә шулай кичә барышында чыгыш ясааучылар Габдулла Тукай шәхесенең бөеклеген үзенчә дәлилләде.
Бу кичәдә Тукай иҗаты һәркемне бала чагына да да алып кайтты , бүгенгесен дә барлады , киләчәген дә искәртте.
Мөршидә Җиһан. Владимир Юрков Татарстан яңалыклары.