Татар дөньясы зур югалту кичерде. Халкыбызның моңлы сандугачы, Татарстанның халык җырчысы Флюра Сөләйманованы соңгы юлга озаттык.
Тыңлаган сан тыңлыйсы килгән моң чишмәсе Флюра Сөләйманова җырлаганда агыла иде.Үзе китте җыры калды. Казанның “Мәрҗәни” мәчете яныннан якыннары, иҗатташ дуслары, укучылары, яраткан тамашачысы аны соңгы юлга озатты.
Аягүрә алкышлап каршы алынган җырчы Флера апаны соңгы юлга озатырга Илһамия дә килгән. Әлеге фотода япь—яшь Илһамия һәм 4 баласын ятим итеп яшли вафат булган Рәйсә. Әмма әлеге балалар ятимлек ачысын күрми, мәгълүм булганча аларны Флюра Сөләйманова тәрбияләп үстерә.
Әле дүрт баланы үстерү белән беррәттән иҗаттан да аерылмый. Төн уратсында шалтыратып сорасаң да җырның исемен, кем язганын, онытып җибәрсәң сүзләрен яттан әйтә иде дип искә ала замандашлары. Җыр өлкәсендә мондый тәҗрибәне ул Татарстан радиосында эшләгән вакытта туплаган.
Саф. чиста күңелле, Флюра Сөйләйманова гына әниемә җырын үзәкләргә үткәреп башкара иде дип искәрәтте соңгы юлга озату мәрасимендә катнашкан Фирдүс Гыймалтдинов.. Татарстан телерадиокомпаниясе тәкъдиме белән Флюра апа Сөләйманова Илһам Шакиров исемендәге премиясенә лаек булган иде.
Казахстанның Казандагы баш консулы Ерлан Искахов та җырчының туганнарының кайгысын уртаклашты. Дөреслектә Флюра апа Казахстанның да халык җырчысы исенә лаек. Флюра Сөләйманованы соңгы юлга озатырга килүчеләр аның нинди авылыклар кичерүенә карамастан кояш кебек гел балкып торуын искә алды.
Аңа инде башка шалтыратасы килсә дә шалтыратып булмый. Изге җомга көнне гүргә кергән Флюра ханымның рухына дога гына кыла алабыз.
Кыр казлары оча җылы якка,
Киттең көзнең моңсу чагында.
Яшәрсең син, җырчы сандугачтай,
Моң сагында- халкың җанында.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.