Халкыбызның легендар җырчысы, ТАССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Флера Сөләймановага 84 яшь тулды. Шушы көннәрдә ул киңкырлы хезмәте өчен Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә ия булды. Премия 2020 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куела һәм ике елга бер тапкыр бирелә. Тулырак Ләлә Зәйнуллина язмасында.
Әлеге бүләкне Флера Сөләймановага 84 яшь тулган көнендә өйенә алып килеп тапшырдылар. Татар халкының сөекле җырчысын тәбрикләргә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, «Татарстан» радиотапшырулар хезмәте җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов, Татар дәүләт филармониясе, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре килде.
Ягымлы, моңлы тавышы белән әле дә җырлый ул. Әллә кечкенәдән әни назын күрмәгәнгә, үзәкләргә үтеп керә. 4 яшеннән ятим калган кызчыкның танылган җырчы булып китүе аның күңел халәте дә күрәсең.
Язмышы аңа ятимнәрне үстерү, тәрбияләү мөмкинлеге дә бирә. Бала чагы, үсмер еллары, яшьлеге бик авыр шартларда үтсә дә, Флера апа узган гомеренә зарланып утырмый, бар авырлыкны җиңеп ирешкән уңышларына куана.
Флера Сөләймәнованың һәр җыры кеше гомеренең бер көне кебек. Ә кеше гомеренең бер көнен дә сызып ташлап булмый. Йөрәк аша үткән җырлар онытылмый.
Ләлә Зәйнуллина, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.