Филармония бакчасында Ваһапов фестивале Яшь башкаручылар конкурсының быелгы лауреатларын тәкъдим итү тантанасы узды.
Әлеге чара Рәшит Ваһапов фестивальнең XX еллык юбилеена багышланган. Бөек җырчы һәйкәле янында җыр-моң бәйрәме инде икенче ел үткәрелә. Яңа лауреатларны котларга Рәшит Ваһапов фестиваленең узган елларда лауреат исемен яулаучылар килгән иде. Рифат Фәттахов үзенең чыгышын тамашачыдан гафу сораудан башлады, чөнки әзерләнгән урыннан 3 тапкырга күбрәк килгән халык. Киләсе елга һичшиксез урынны күбрәк әзерләрбез дип вәгъдә бирде ул. Чара барышында Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салынды. Рифат Фәттаховка дөньякүләм ЮНЕСКО оешмасының чор иҗатчысы ордены тапшырылды. Әлеге чараны үткәрүнең яңа урыны барлыкка килүе аеруча сөендерә катнашучыларны белән оештыручыларны.