Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче “Мәйдан” журналы Татарстан Язучылар берлеге белән бергә Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияне гамәлгә куйган иде. Әлеге премиягә кемнәр лаек булды? Җавабын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белә.
Быел әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру тантанасы Чаллы шәһәрнең 59нчы күп телле “Адымнар” гимназиясендә үткәрелде. Иң әүвәл кунаклар яңа уку елында гына ачылгнган заманча белем йортының өстенлекле юнәлешләре белән танышты.
Бүләкләү тантанасына керешкәнче язучылар, укытучылар, мәгариф министрлыгы вәкилләре, мәктәп-гимназия директорлары семинарга җыелды.
Семинарда сүз күбесенчә татар әдәбиятендәге вәзгыять, аның бүгенгесе киләчәге турында барды.
Туган тел, әдәбияткә балаларны , яшьләрне җәлеп итү максатыннан гимназияләрдә китапханәләр дә заманча җиһазландырыла. Илдар Юзеев премиясен тапшыру тантаналарында һәрвакыт күчмә китапханә күргәзмәсе эшли.
Әлеге күргәзмә белән гиманзия кунаклары да танышты.
Ниһаять ике ел буе дулкынланып көткән мизгелләр, актлар залында төп тантана башланды.
Мәгълүм булганча Илдар Юзеев исемендәге премия бер ел эчендә «Мәйдан» журналында басылып чыккан иң яхшы әсәрләрнең авторларына бирелә.
Иң яхшы әсәр авторы — Мамадыш районында яшәп иҗат итүче Рафаил Газизов.
Шундый ук бүләккә Башкортстанда яшәүче шагыйрә, галимә Лилия Сәгыйдуллина да лаек булды.
Илдар Юзеев премиясенең тагын бер үзенчәлеге, ул «Мәйдан» журналын яшәтүгә, аның абруен күтәрүгә зур көч куйган журнал редакциясе хезмәткәренә дә бирелә. Бу номинация лауреатлары озак еллар журналның мөхәррирләре булып эшләгән Факил Сафин һәм Вахит Имамов.
Лауреатларга премия һәм медаль тапшыру барышында танылган шагыйрьне улы Салават Юзеев та чыгыш ясады , шагыйрь белән якыннан аралашкан язучылар Илдар Юзеев белән бәйле истәлекләрен яңартты .
«Мәйдан» журналына яздыру буенча булышлык күрсәткән һәм милли матбугатка ярдәм иткән эшмәкәрләр буларак Илдар Юзеев премиясе “Әнәк” агрофирмасы генераль директоры Фарис Фәтхиев һәм Башкортстанда яшәүче эшмәкәр Фәнир Галимовка тапшырылды. Шунысы сөенечле, әлеге бүләккә лаек булырлык киләчәк буын да үсеп килә әлеге гимназиядә. Бу да мөһим.
Мөршидә Җиһан. Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.