Татарстаныбызның башкаласы Казан-берсүзсез үзе зур бер спорт мәйданы. Хоккей, футбол, баскетбол, татар көрәше, санап китсәң шактый җыела. Күптән түгел генә тагын бер шау-шулы турнир- Залесный бистәсенең “Олимпиец” Спорт Комплексында халыкара класслы спорт мастеры Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган самбо буенча ярышлар узды.
Киң масштаблы әлеге дәрәҗәле турнирда атаклы баһадирлар көч сынашты. Алар Россия иленең бик күп төбәгеннән төрле үлчәмдәге танылган спортчылар. Әлеге турнирны безнең коллегабыз Фәннур Хәсәнов тә күреп кайтты.
Әлеге Бөтенроссия самбо беренчелегенә уздырылучы турнир — 32нчесе һәм ул Татарстан Республикасы Призеденты ярдәме белән оештырылды. Ярышка Россиянең 27 регионнан иң көчле спортчылар җыелды. Татарстан 28 енчесе. Тамаша бер минутлык тынлык белән башланып китте.
Тарихка күз салсак, данлыклы Маръяровлар Татарстанның самбо мәктәбен бөтен дөньяга таныткан бертуганнар. Бу үзенчәлекле гаиләдә туган җиде ир егетнең алтысы-үзләрен спортның әлеге төренә багышлаганнар һәм зур уңышларга ирешкәннәр: төрле үлчәмнәрдә Россия һәм Советлар Союзы беренчелекләрендә, төрле халыкара турнирларда, дөнья чемпионатларында җиңү яулаган халыкара класслы спорт мастерлары . 80 нче еллар башында Татарстаныбызны җир шарына таныткан спортчы- туганнар — Нәкыйп, Нәфыйк, Рәшит, Рәфыйк, Фәрих, Фәрит — барысы да — Татарстан самбо мәктәбен данлаган көрәшчеләр. Бүгенге көндә Бертуган Мадьяровлар энеләре истәлегенә Казанда ел саен бөтенроссия турниры уздыруны намус эше дип саныйлар.
Булачак чемпионнарны Мадьяровларның олы абыйлары — Россиянең атказанган тренеры Фарид Мадьяров әзерләгән. Ул республиканың җыелма командасын туплап һәм Советлар Союзы җыелма командасының тренерлар штабында эшләп, тренерлык эшчәнлеген бик яхшы алып барган көчле спортчы.
Тәрҗемә. Көчле турнир.Оештыручыларны аерым басым ясап әйтергә кирәк. Әфәрин. Мондый турнирлар Россия күләмендә бик сирәк була.Көн кадагында туган сорауларга бик тиз арада җавап табыла.Рәхмәт оештыручыларга, рәхмәт мадьяровлар гаиләсенә.
Ярышлар ике көн дәвам итте. Әлеге спорт төренең киң таралуын шушы ярышларда катнашырга теләк белдергән спортчыларның географиясе, оештыру эшенең масштаблыгы күрсәтеп тора. Ярышта Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы югары казанышлар спортын үстерү бүлеге җитәкчесе Рәиф Вафин, Татарстан Самбо федерациясе вице-президенты Рәфыйк Мадьяров, ярышның баш судьясы-Олег Рочев, Нәкыйп Мадьяровның күпсанлы туганнары, самбо спорт төре белән кызыксынучы җанатарлар катнашты. Тамашачыларыбызга тагын бер шатлыклы хәбәрне җиткерәсебез килә. Бүгенге көндә Казаныбызны зур бер спорт мәйданы диеп горурлансак та, әлегә аның “Көрәш Үзәге” юк. Сер итеп кенә әйтәбез, югары даирәләрдә, берничә спорт төрен берләштерүче зур күләмдәге “Көрәш Үзәге”н төзү һәм аңа Бертуган спортчы-Мадьровлар исемен кушу турында сүзләр йөри. Сүзләр хак булсын.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.