“Яңалыклар” чыгарылышын “Дөресләү дәресләре” белән дәвам итәбез. Ул туган телебезне тагын да камилрәк белергә теләүчеләр өчен әзерләнә. Чираттагы дәрестә басымнарны дөрес кую кагыйдәләренә тукталырбыз. Сәхифәне хезмәттәшем Ания Гыйбадуллина һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров алып бара.