Билгеле булганча, быелгы ел Россиядә “Педагог һәм остаз”, Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр” елы. Шул уңайдан башкалабыз Казанда, төбәкара «Аулак өй — көрәш» дип исемәнгән проектының финал ярышлары һәм бүләкләү тантанасы булып узды. Проектның максаты- халкыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү, татар әдәбияты классикларын өйрәнү. Финал ярышында дүрт мәктәп командасы катнышты. Кемнәр җиңүче лип табылды? Бу турыда Фәннур Хәсәнов репортажында.
Төбәкара «Аулак өй — көрәш» проектының финал ярышлары һәм бүләкләү тантанасы Казан шәһәре Идел буе районы “Татар телендә белем бирүче 18 гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә оештырылды.
Финал ярышларында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе”; Казан шәһәре Авиатөзелеш районының “5 нче гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учереждениесе; Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы «Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбе»муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, Чувашия Республикасы Комсомол районы “Урмай урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учереждениесе укучылары көч сынашты.
Ярыш программасы берничә өлештән оештырылды. Катнашачак командаларны каршы алганнан соң, “Аулак өй — көрәш”нең финал ярышларын ачу тантанасы, җирәбә салу, ярышларда кем-кем белән көч сынашуны ачыклау, ярышларны оештыру һәм финал ярышларына гомуми нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне билгеләү.
2022 нче елның Төбәкара «Аулак өй — көрәш» проектының финал ярышларына нәтиҗәләр ясалганнан соң, Ике икенче урын, Лаеш районы Имәнкискә мәктәбе һәм Казан шәһәреннән 5 нче гимназиягә бирелде. Беренче урынга Чувашиянең Урмай мәктәбе лаек дип табылды. Гран-Прине Балык Бистәсенең Олы Елга мәктәбе укучылары яулады.
Фәннур Хәсәнов, Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары.