Урта Идел буенда танылган дин эшлеклесе, галим, мәгърифәтче Нургали Хәсәнов тууга 170 ел уңаеннан Буада зур конференция оештырылды. Әле вакыйга уңаеннан районга күренекле дин әһелләре килде. Алар мәрхүмнең каберен зиярәт кылды, Нургали Хәсәнов турында истәлекләрне барлады.
Нургали Хәсәнов тумышы белән Тәтеш өязе Мурзино авылыннан. 1886 елдан алып вафатына кадәр аның тормышы Буа мәдәрәсәсе белән бәйле. Ул утыз еллап мәчет белән җитәкчелек итә. Буа егете Рәшит Амишев Нургали Хәсәнов язмышы белән студент чактан кызыксына башлый. Аның турында унбиш еллап туплаган материалын китап итеп бастырып чыгара.
Бүген югары дәрәҗәле чиновниклар, галимнәр, суфичылык остазлары белән дә, гади һәм бай кешеләр белән дә хезмәттәшлек итә белгән дин эшлеклесе турында спектакль дә чыгарыла. Конференция кысаларында аның эскизы бәян ителде. Ә пьесаның авторы — танылган журналист Искәндәр Сираҗи. Моно — спектакль чыгару идеясен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин биргән.
Әлеге Нургали Хәсәновның тууына 170 ел уңаеннан уздырылган конференциядә Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә катнашты. Аның турында үзе дә кызыклы мәгълүматлар бирде.
Үзебезнең җирлектән чыккан галимнәрнең, дин эшлекләренең тормышын өйрәнү идеясен алга сөрүче, аларның истәлеген мәңгеләштерүдә, яшьләргә танытуда башлап йөрүчеләрнең берсе – Татарстанның халык артисы Буа театры җитәкчесе Раил Садриев мондый конференцияне быел икенче тапкыр оештыра.
Бу көнне тагын бер танылган дин эшлеклесе Юныс хәзрәт Әхмәров каберенә дә зират кылдылар.
Ләлә Зәйнуллина, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.