Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау эшлеклесе, Республикада Сәламәтлек саклау министры булып эшләгән Марат Садыйков истәлеген мәңгеләштерү максатыннан бюст кую тантанасы булып узды.Чараны Фәннур Хәсәнов тә күреп кайтты.
Казан шәһәре, Марат Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе ишек алдында алма төшәрлек тә урын юк иде. Сәбәбе дә зурдан. Вакытсыз арабыздан киткән, Марат Наил улы Садыйков истәлегенә мемориаль бюст ачу тантанасына, аңа рәхмәтле булган һәр кеше катнашырга теләде.
Марат Наил улының гомере кыска булса да, матур хезмәт юлы узды, үзеннән соң зур мирас калдырды. Аның җитәкчелегендә 7нче шәһәр клиник хастаханәсе заманча һәм югары технологияле үзәккә әверелде. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры булып эшләгән елларда масштаблы федераль һәм республика программалары уңышлы гамәлгә ашырылды. Татарстанда яңа хастаханәләр, поликлиникалар ачылды. Казанда медицина ярдәме системасы камилләштерелде. Тантаналы чарада катнашкан Һәр кеше үзенең истәлекләре белән уртаклашты, әлеге шәхескә олы хөрмәтен белдерде.
туган. «Балалар табибы» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Татарстанның атказанган табибы. Хезмәт юлында орден-медальләргә лаек булган зур табиб. «Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» Пирогов ордены белән бүләкләнгән шәхес. Тантаналы чарада Республиканың дәүләт эшлеклеләре, медицина хезмәткәрләре, якташлары, гаиләсе катнашты.
Фәннур Хәсәнов, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.