Бу көннәрдә Апас районында “Россиянең мәгариф отличнигы», язучы, 500 дән артык җыр авторы — Гөлнур Айзатның яңа китабы чыкты. “Баллы кирпеч” дип исемләнгән китап ни турында? Ләлә Зәйнуллина танышып кайтты.
Апасның үзәк китапханәсенә Гөлнур Айзатның дуслары, туганнары, сабакташлары, иҗатын яратучылар, китап сөючеләр җыелды. Чираттагы иҗат җимеше “Баллы кирпеч” китабы Апас районының үткәне белән бәйле. Гөлнур апаның әтисенең бабасы Ибәтулланың тормыш юлына багышлана.Китапта сүрәтләнгән кайбер вакыйгалар сәхнәләштерелеп тә күрсәтелде.
Китапны тәкъдим итү кичәсе бәйрәме матур хатирәләргә бай булды. Кичә Гөлнур Айзат сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Аның хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр яңгырады. Апас район җитәкчелегенең хөрмәтенРинат Гыйльфанов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Автор тарихи чыганакларга, онлайн әңгәмәләргә энциклопедик басмаларга, кулъязмаларга, туганнары, якташлары истәлекләренә нигезләнеп эшли.
Китапта урын алган кайбер мәгълүматлар, фотоматериаллар Апас “Туган якны өйрәнү” музееннан алына.
Эш белгән — хур булмас, ди безнең татар халкы.Китап героеИбәтулла картның кулы хезмәт белүе аны ашлы да итә.
Бабайлардан мирас булып калган ташлар, алтын-көмештән койган акчалар, кульязмаистәлекләр – изге бүләк. Ибәтулла бабайның үзе суккан, яндырган кирпечтән төзелгән хөкүмәт биналары, кибетләр төзелеше ягыннан кабатланмый торган йортлары калган. Алар бүген дә яхшы хәлдә, кулланышта. Ә әлеге китап ул биналарга мәдһия җырлаучы, туганлык җепләрен, гореф-гадәтләрне балаларга, оныкларга тапшыручы.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары өчен Апас районыннан.