Казанның «Туган авылым» комплексында каздан ризыклар пешерү буенча остаханә уздырылды. Чара татар казы брендын булдыру һәм милли аш-су традицияләрен саклау максатыннан үткәрелде. Тулырак алдагы сюжетта.
Бәлешне төрле иттән пешерәләр, әмма иң тәмлесе — казның эч-башларыннан салынганы дип санала. Каз бәлеше пешерү буенча аш-су остасы, 2 Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивалендә ГРАН-ПРИ яулаучы Гайнуллина Минзәлә ханым тәмле бәлеш пешерү буенча остаханә үткәрде, кунакларга берничә серен ачты.
Минзәлә ханым бәлешкә бәрәңгене эре итеп турый, Оренбург өлкәсендә шулай ияләшенгән ди. Аннары суганны вак итеп турарга, каз муенын, тәпиләрен, бүтәкәсен вакларга кирәк. Эчлеккә тоз һәм борыч салына. Бәлешнең эчлеге әзер булгач… Беренче чиратта табага ит урнаштырыла, аннары өстенә бәрәңге салына.
Соңыннан капкач өчен калдырылган камырны җәеп, бәлеш өстенә каплыйлар, читен чеметеп ябыштыралар. Бәлешнең өстенә тишек тишеп, камырдан бөке ясап куялар. Шулай итеп бәлеш әзер. 180 градуста 3 сәгать пешәргә тиеш. Бәлеш пешкән арада Минзәлә ханым белән аралашып алыра да өлгердек
“Каз өмәсе” фестивалендә 1 урын яулаган Хафизов Рамил каз муены тутыру буенча мастер-класс үткәрде. Һәрбер адымны тәфсилләп сөйләп бирде.
Тутырылган каз муенын бер сәгатькә духовкада пешерергә кирәк. Янына бәрәңге төзсәң да була.
Динә Нәҗметдинова, Дамир Мөхәммәтханов.