Татарстан язучылар берлегендә Татар телендә әдәби әсәрләргә ябык конкурсның җиңүчеләре бүләкләнде. Каләм әһелләрен илһамландыручы чарадан Мөршидә Җиһан репортажы.
Беренчесеннән үк татар әдәби процессына карашны үзгәрткән иҗади конкурс быел 10 номинациядә үткәрелде һәм Әдәби тәнкыйть мәкаләсе һәм «рецензия» язучыларны да җәлеп итте .
Иң оста тәнкыйтьче буларак Лилия Хөснетдинова бүләкләнде. Коеп куйган шагыйрь исеменә лаек булу өчен дә быел бер генә түгел, ә шигырьләр шәлкеме белән катнашу таләп ителде.
Әдәбияткә Давыл аты алга ыргыла ул. Аяклары шартлап сынса да ди килеп кергән Ләис Зөлкәрнайның да «Татар җөе» дастаны белән беренче урынга лаек булуы табигый. Хикәя номинациясендә җиңгән Айзирәк Акчураның «Куеныңда ни бар?» әсәре Казан утлары журналында басылып та чыкты. Хәер лаек дип табылган һәр әсәр журналда да, аерым китап итеп тә бастырыла.
Жюри рәисе Ркаил Зәйдулла фикеренчә әсәрләргә төп критерий – чын татар әдәби телендә язылган булырга тиеш, ә проза әсәрләрен укып бәя бирүче Дания Заһидуллинаның таләпләре күбрәк.
Повесть жанрында Шом әсәре өчен беренче урынга Фирдүс Гыймалтдинов лаек булды. Ә роман язучылар арасында Башкортстаннан Әлфис Гаязов җиңүче.
Быел, Башкорстаннан да катнашучылар күп булуын ассызыклады оештыручылар.
Марат Әхмәтов, җиңүче каләм әһелләрен ихлас котлап, Татарстан Рәисе каршындагы Телләр комиссиясенең әлеге конкурсны дәвам итүгә ярдәм итәчәген вәгъдә итте.
Мөршидә Җиһан , Александр Решеткин .Татарстан яңалыклары.