Көтеп алынган бәйрәм — Сабантуйга бүләк жыю йоласы биредә һәр ел саен югары дәрәҗәдә башкарыла. Бу хакта тулырак алдагы сюжетыбызда таныштырабыз.
Халкыбызның милли традицияләрен хөрмәт итеп, матур милли киемнардән, атлар җигеп чыгалар биредә.
Бүләк бирүдә район хакимияте коллективы да катнаша.
Гармун моннарына кушылып жырлап узучыларны шәһәр халкы хуплап каршы алды. Сабантуй батырына әзерләгән солге- яулыкларын колгага бәйладеләр. Баянга кушылып жырладылар, җилкенеп биюләр биеделәр
Әлеге матур чараны шәһәрнең мәдәният сарае һәм халыклар дуслыгы йорты коллективлары оештырды.
Күтәренке кәеф белән башланып киткән милли бәйрәмебез бик күңелле узар дип ышанабыз.
Əлфия Иксанова, Илмира Шәрифуллина Рамиль Исламов. Азнакай районы.