«Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде – озак авырудан соң, 72 яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын татар эстрадасын үстерүгә багышлаган күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Биктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы арабыздан мәңгелеккә китте».
Кабатланмас тавышлы җырчыбыз, татар эстрадасының легендасы Искәндәр Исмәгыйль улы Биктаһировны соңгы юлга озату мәрасиме Башкалабызның Мәрҗәни мәчетендә узды
Биктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы Казан химия-технология институтын тәмамлый, Казан дәүләт консерваториясендә профессор Зөләйха Хисмәтуллина классында белем ала. Иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты булып башлый, филармониянең эстрада бүлеге солист-вокалисты, соңырак Казан шәһәр филармониясе солисты булып эшли.
Җырчының бай репертуарында татар халык җырлары мөһим урын алып торды. Аңа фольклор музыкасының бөтен нечкәлеген тоеп, халык лирикасын күпьяклап ачу сәләте хас иде
Татар композиторлары җырлары да аның башкаруында халык күңеленә кереп калды. Ул үзе дә матур җырлар авторы буларак, татар җыр сәнгатен баетуга зур өлеш кертте. Соңгы елларда җырчы филармония сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы эшендә актив катнашты, ретро-концертларда, иҗат әһелләре юбилейларында чыгыш ясады. Аның 50 дән артык язмасы «Татарстан» Дәүләт ТелеРадиоКомпаниясе фондында саклана.
Үзе китсә дә, аның үлмәс җырлары халык күңелендә мәңге сакланыр.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары