Үзенең 75 яшлек юбилей кичәсен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин билгеләп үтте. Әлеге чара татарстан язучылар берлегендә узды. Бирегә аны котларга сәнгат, әдәбият осталары җылган иде. Теманы Динә Нәҗметдинова дәвам итә.
Чын талант иясе, җырчы, сатирик, конферансье, режиссер, популяр көйләр авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин исеме күпкырлы шәхес булырак танылган. Алмаз Хәмзин Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. Мәктәп елларында партадашы Рәзил Валиев белән иҗатка гашыйк булалар, качырып кына шигырьләр, җырлар язалар, шулай итеп иҗат юлына басалар.
Юбиляр тормышның ачысын да, төчесен дә татып караган,җиң сызганып төрле өлкәләр дә эшләгән.
Юбиляр бик күп җырлар, эстрада өчен юмористик хикәяләр авторы. Иҗатын яратучы һәрбер кеше язучылар берлеге тамашачылар залында Алмаз Хәмзинның җитмеш биш яшьлек юбилей кичәсенә җыелды.
Юбилей кичәсендә күп еллар иҗат иткән җырлар һәм сатирик шигырьләр яңгырады, барысы да тормыш тәҗрибәсеннән алып язылган. Тамаша барышында Алмаз Хәмзин көчле алкышлар һәм бүләкләргә күмелде.
Иҗат юлын шәхси тормыш белән бер рәттән алып барырга җиңелләрдән түгел, ләкин Алмаз Хәмзин 3 бала әтисе һәм үз хатынын бәхетле иткән ир. Һәрчак уен-көлке белән генә булмый, тормышка җитдилек белән карарга кирәк ди сатирик.
Бүгенге көндә Алмаз Хәмзин “Чаян” җурналы редакторы, киләчәк хыялы тагын да күбрәк китаплар нәшер итергә һәм сиксән яшьлек юбилей кичәсен уздыру.
Динә Нәҗметдинова, Иван Куприянов, Татарстан яңалыклары.