Дөнья йөзендә бер генә авыл да икенчесенә охшамый. Һич! Һәр авыл –үзе бер тарих ул. Акъяр авылы- Яңа Чишмә районының йөзек кашы, ул дәүләткүләм әһәмиятле олы юл буенда урнашкан.
Шигырьләрдә макталган, җырларда җырланган Акъяр авылының барлыкка килүе турында төрле фаразлар бар.
Авыл кешеләре үзләре яшәгән татар авылын яратып Акъяр авылы дип, ә Рәсми документларда ул Азеево дип йөртелә.
Авылга 17 гасырда нигез салынган. Революциягә кадәр аны Ак Яр, шулай ук Ак Тау дип тә йөрткәннәр дип язылган “Ак күңелле Акъярым дип аталган китапта.
Авыл халкы үз каһарманнырын онытмый. Татарстан Республикасы Хәтер китабында фронттан кайтмаган 32 сугышчының исемнәре мәңгеләштерелгән. Әсир калып та Ватаннарына хыянәт итмәгән Бәдри Садретдинов һәм Самит Шәйдуллин исемнәрен дә акьяр балалары кечкенәдән белеп үсә. Ә балалар, шөкер бар әле Акьярда. Алар өчен махсус уен мәйданчыгы да булдырылган.Бушка трай тибеп йөрмәсеннәр өчен һәрдаим чаралар үткәрелә. Без авылга килгән көнне велисопед ярышлары узды.
Акъяр үзе бер аерым авыл җирлеге. Җанисәп чыганаклырна каралаганда 100 ел элек биредә 2 меңнән артык кеше яшәгән. Игенчелек, терлекчелек белән көн иткән халык шул гомер буе шул кәсепкә тугры калган.
Авыл җирлеген җитәкләүче Данияр Гайнуллинны бик хөрмәт итәләр. Ул хөрмәт бик тирәннән килә. Ерак Бабасы Гайфулла, бөек Ватан сугышында җиңү көнен якыйнаткан Шамил Гайнуллиннардан буыннан-буынга күчеп килә. Акъяр авылының Шәрипов, Шәмсетдинов, Ахметвәлиев, Сибгатов, Галләмов, Кәлимуллиннар һәм башка бик күп гаиләләре бер һөнәргә тугры калган алтын куллы хезмәт кешеләре. Алар арасында хәрбиләр дә, ярты гасыр буе терлекчелектә эшләүчләр дә, комбайнчылар да бар. Шуңа да бу авыл кешеләрен Татарстанның авыл хуҗалыгы юнлешен җитәкләгән Марат Әхмәтов та хәтеренә сеңдереп калган.
Бүген дә һәряктан маяк булган авылның “Маяк” исемендәге колхоз дип аталган чагы да бар иде. Ул еллардагы рәисе Рәшит Әхмәтвәлиев мәчеткә дип, авылда буш торган бер йортны бирә.
2022 елда корбан аена туры китереп яңа мәһабәт иман йорты калкып чыкты.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Яңа Чишмә раөйонының мөхтәсибәт эшенә зур бәя бирде.
Гомер сукмагы кемнедер иртәрәк кемнедер соңрак мәчетләргә китерә. Мөселманнарны күрештергән, таныштырган күңелләребезне нурландырган Аллаһ йортына һәркайсыбызның сукмагы киң булсын.
Мәчет гыйбадәт кылу урыны гына түгел биредә уку сыйныфлары да бар.
Айназ Кәлимуллин кебек «Татар азаны» бәйгесе җиңүчесе булырлык дәвамчылар тәрбияләрлек булгач, киләчәккә өмет уяна.
Яңа мәчеткә аны төзетүгә зур өлеш керткән иганәче Рифнур Сөләймановның әтисе “Хәйдәр” исеме бирелде. Мәчете булган авыл — ул бәхетле авыл! Аның төзелешендә бик күпләр ярдәм итте. Шундый бердәмлек булмаса, бу эшне башкарып чыгарга мөмкинлек булмас иде. Эш һәм киңәш белән республика җитәкчелеге, район администрациясе, авылыбыз халкы ярдәм итте», — дип сөйләде ул ачылышта.
Гөлназ белән сөйләшеп торган ярдан мәчет кенә түгел , авылны икегә бүлеп аккан Чаллы елгасы да маҗаралы әкияттәге кебк асылмалы күпер дә салынган. Аны төзергә дә Рифнур Сөләйманов белән бергә шушы авылда туып үскән эшмәкәрләр ярдәм иткән.
Иш янына куш дигәндәй үзара салым акчасы да авыл торышын матурларга ярап куя. 2021 елда «Авыл җирлекләре территорияләрен комплекслы төзекләндерү» федераль программасы буенча акъярлылар 2093 мең сум күләмендә грант откан. Бу акчаларга ял итү мәйданы төзекләндерелгән. Техник җиһазлар алынган. Гомер-гомергә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, эштә булдыклы һәм хуҗаларча тапкыр, зирәк булулары белән аерылып торган авылда бүген дә Минабетдинов, Госсаметдинов, Галимовлар гаиләләре сөтчелектә беренче.
Аякларыбыз юлда, күңелебез җырда, барыбыз да җирдә юлаучы. Бу сәфәребез дә мәчет ачылу уңаеннан башланган иде. Берочтан Акьяр авылы тарихы, исеме кебек үк ак күңелле халыкы белән дә таныштык. Татарның саф теле, милли гореф – гадәте, йолалары яши монда. Шушы асыл җәүhәрләрне сакласак, безнең буыннар өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә бай, милли мирас калыр.