Ульян өлкәсе — татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе. Милләтәшләребезнең үз тарихы, мәдәнияте, дине, теле өчен җан атып яшәве аларның күркәм эшләрендә дә чагыла. Шушы көннәрдә Ульян өлкәсе делегациясе Казанда эшлекле һәм милли-мәдәни сәфәрдә булып китте. Тулырак хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажында.
Әле кайчан гына Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе Ульяновскида кунакта булып кайткан иде, ә хәзер әлеге төбәктә яшәүче милләтәшләребез Казанга үзләре килде. Халкыбыз искәрткәнчә, кунак ашы – кара каршы.
Төбәкләрдәге милли-мәдәни вәзгыять җитәкячегә барып тоташа. Мохтарият рәисе Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов үзенең тырышлыгы, җирле хакимият һәм милләттәшләребез белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә лаеклы ихтирам яулаган шәхес.
Түгәрәк өстәл форматында узган очрашуда катнашучылар үз төбәкләрендәге дини -әхлакый милли –мәдәни юнәлештәге тәҗрибә белән уртаклашты.
Очрашуда катнашучылар, без бердәм татар җәмәгатчелеге, бер фикердә булып милләтебез файдасына эшлибез дигән уртак фикергә килде Ульян өлкәсе — татарлары әлеге сәфәрне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.
Мөршидә Җиһан, Ренат Сәхипгәрәев. Татарстан яңалыклары.