25 август- герой-шагыйрь Муса Җәлил hәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Татар халкы өчен генә түгел, фашизмга каршы сугышкан hәр халык өчен дә тетрәндергеч, фаҗигале көн- җәлилчеләрнең башы өзелгән көн. Быелгы хәтер көнендә нинди чаралар көтелә? Бу уңайдан Казанга нинди кунаклар килергә җыена?Әлеге сорауларга җавап табу өчен без бүген студиягә Татарстан Милли музееның Муса Җәлил музее мөдире Айгөл Сафиуллинаны чакырдык. “Актуаль әңгәмә” сәхифәсен журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.