Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан игълан ителгән үзизоляция хәзер урманчылар эшенә дә үзгәрешләр кертте. Башка елларда агач утыртуда мәктәп, технологик техникум, кадет-интернат мәктәбе укучылары ярдәм итсә, хәзер Актаныш урманчылары эшне үз көчләре белән башкара. Быел 32 гектар ярым мәйданда 86 700 нарат, 17 200 чыршы, 21 600 каен, 17 600 карагай агачлары утыртылачак. Тулырак киләсе язмада.
“Иң сыйфатлы каен агачлары Актаныш урманнарында үсә”,- ди урманчылар. Шуңа күрә агач базарында безнең каеннарга ихтыяҗ зур. Яңа киселгән агачлар Алабуга агач эшкәртү заводына озатыла. Урманны 100 метрлы полоса белән кисәләр. Делянканы яңартканнан соң яңа, яшь агачлар утыртыла.
Урманчылар кар эреп бетмәнче үк урманның киләчәген кайгырта башлый. Югары Богады авылындагы питомникта үстерелгән үсентеләрне үзләре ясаган суыткычка саклауга куйганнар. Нарат орлыгыннан үсенте ясау өчен өч ел вакыт кирәк. Орлыкны җыйгач, илиләр. Табигый шартларда шытым бирсен өчен кыш көне махсус мәйданга чәчәләр. Иске Байсар урманына утыртыла торган яшь наратлар ике ел түтәлдә үстерелгән. Утырту белән генә эш бетми. Җәйдән көзгә кадәр үсентеләр үскән буразналарның чүпләрен утыйлар, туфрагын йомшартып торалар. Икенче язда тамыр җибәрә алмаганнары урынына яңаларын утырталар.
Урман хуҗалыгы министрлыгы “ТАССРның 100 еллыгы”, “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы” уңаеннан акцияләр игълан иткән иде, инфекция таралу куркынычы булу сәбәпле, быел “Урман көне” булмаячак. Һәр җирлек күп кешеләр белән өмә үткәрмичә генә агач утыртуны оештырды. Актаныш урманчылыгы тиешле күләмдәге үсентеләр белән тәэмин иткән.
Фәнис Мөхәммәтов, Ләйсән Газизова.