ТАССРның 100 еллыгына әзерлек бара. Шул уңайдан без яңалыклар чыгарылышларында, бер гасыр эчендәге мөһим тарихи вакыйгалар, шәхесләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген сүзебез, күренекле рәссам, скульптор, ТАССРның беренче гербының авторы Бакый Урманче турында.
Габдулла Тукай бүләге иясе, ТАССР һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманче-сынлы сәнгатнең аксакалы. Аның һәйкәле Зур Кызыл урамындагы скверда 1997 елның 23 февралендә – рәссамның йөз яшьлегенә ачыла. Бронза сында ул нәкъ тормыштагыча: алъяпкычын бәйләгән скульптор, кулында кискече…
Язмышы – аңа яшәргә насыйп булган чор чагылышы. Революциягә кадәр ул рәссам булырга хыяллана, ләкин сәнгать мәктәбенә кабул ителми, чөнки анда татарларга юл ябык була.
Совет хакимияте урнашкач, татарлар арасында югары пофессиональ белем алган беренче рәссам булуга ирешә, әмма 1928 елда Соловкига озатыла, чөнки татар алфавитын латин графикасына күчерүгә каршы язылган хатка кул куя. Ә ул хат Сталинга юлланган була.
ГУЛАГтан исән калгач, иҗатка чума. Мәскәүдә, Үзбәкстанда, Казахстанда эшли, танылган остага әверелә.
Казанга алтмыш яшьтән узгач кына кайта, ләкин әле өч дистә ел иҗат итәргә өлгерә. Биредә ул үзенең иң матур скульптураларын һәм картиналарын эшли. Дан казанган шәхес булса да, “халык дошманы” дигән келәймәне гомере буе йөртә. Бакый Урманчены 1990 елда — вафатына өч ай кала аклыйлар.
Хәзер Казандагы, Алабугадагы, Түбән Камадагы һәм Яшел Үзәндәге урамнар аның исемен йөртә. Туган авылы – Буа районы Күл-Черкендә һәм башкалабыз Казанда аның музейлары эшли.
Бакый Урманченың эшләре Россиядәге, элеккеге СССР составындагы илләрдәге 20 дән артык музейда саклана.