ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан тарихының кайбер сәхифәләре белән «Татмедиа» бинасы фойесындагы фотокүргәзмә аша танышырга мөмкин.
Биредә сәяси эчтәлекле һәм тарихи фоторәсемнәр авторы Рамил Галинең ТАССР тарихына багышланган фотокүргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә фотографның туксанынчы елларны сурәтләгән актуаль фотосүрәтләре куелган. Бу — ил тарихында, шулай ук, Татарстанда да үзенчәлекле чор. Әлеге фотолар авторның «Молодежь Татарстана» газетасы редакциясендә эшләгән чагында төшерелгән. Фотоларда шул чордагы чынбарлык, республика тормышындагы мөһим вакыйгалар сүрәтләнгән. Фотокүргәзмә ачылу тантанасына Рамил Галинең хезмәттәшләре — журналистлар, фотографлар һәм рәссамнар җыелган иде. Автор, матбугатта эшләгән фоторәссамнарның һәрвакыт алгы сызыкта булуларын билгеләп үтте.