Татарстан Милли музееның «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» музей-белем бирү проекты дәвам итә. Ул танылган Ватандашларыбыз белән таныштыра. Йөз елдан артык вакыт дәвамында музейда шәхси тупланмаларның уникаль җыелмалары формалашып килә. Хәрбиләр, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, күренекле мәдәният, фән, сәнгать әһелләре, сугышта катнашучылар һәм сәнәгать алдынгылары белән бәйле документаль материаллар, шәхси әйберләр җыелган. Бүген сүзебез галим, коллекционер Андрей Лихачев тупланмалары турында.
Казан коллекционеры һәм галиме Андрей Федорович Лихачевның Казан шәһәре фәнни-сәнәгать музееның нигезен тәшкил иткән җыелмасы музейның горурлыгы булып санала. Аның тупланмасына Болгар чорының бизәнү әйберләре, ананьино чоры бронза кораллары, Идел буе халыкларының, борынгы Мисырның көнкүреш әйберләре, рус һәм Европа рәссамнарының сәнгать әсәрләре, таш дәвере табылдыклары – барлыгы 40 меңнән артык экспонат керә. Лихачев әлеге тупланманы утыз елдан артык җыйган. «Бытовые памятники Великой Булгарии» дигән беренче тарихи очеркын язган.
Нумизматика тупланмасында 25 меңгә якын берәмлек хисаплана. Алар арасында – Россия, Греция, Рим һәм башка дәүләтләрнең акча тәңкәләре, медальләр бар. Алтын Урда чорына караган Көнчыгыш акча тәңкәләре җыелманың аеруча кыйммәтле өлешен тәшкил итә. Галим аерым акча тәңкәләрен һәм хәзинәләрне сатучы крестьяннардан һәм Казан антикварларыннан сатып алып, тарихчылар, эзләнүчеләр өчен саклап калган.
Һәр акча тәңкәсенең табылу урыны һәм фәнни характеристикасы турында мәгълүматлар теркәлгән. Күргәзмәнең төп өлешен Андрей Лихачевның иҗат лабораториясе материаллары (хатлар, кулъязмалар, каталоглар) тәшкил итә.