Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел»дигән истәлек билгеләре тапшырылды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республика Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләрен бүләкләде. Ассамблея 240 тан артык оешманы берләштерә, республикада аның вәкиллекләре, Халыклар дуслыгы үзәкләре нәтиҗәле эшли. Парламент җитәкчесе аларның республикада милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.