Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. Тагын бер тарихи документ – Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә төзелде. Әлеге документ ничек имзаланды – бу хакта хроника кадрлары һәм аңа кул куюда катнашучылар сөйли.
1993 ел. Республика Гимны расланды. Федераль хакимият белән әңгәмәләрдә киеренке ноталар яңгырады. Эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамәнең эчтәлеге турында ашыгыч фикер алышу булды. Сөйләшүләр ил президенты һәм парламенты арасында көчәя барган низаг шартларында кыенлашты, ул Ак йортта атышлар белән тәмамланды.
Документка 1994 елның февралендә кул куелды. Берничә елдан соң, ул федереаль закон формасын алды.