Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. 2012 нче елда Татарстанда Россия Президентының май указларын гамәлгә ашыруга керештеләр. Республикада мөһим дәүләт программалары кабул ителде, аларның нәтиҗәләре хәзер шәһәр-районнарда да ачык күренә.
2012 нче елда Татарстанда ил Президентының май Указларын гамәлгә ашыруга керештеләр, шуннан бирле республика аларны үтәүдә лидер. Бюджетларны кабул иткәндә һәрчак аларның социаль юнәлешле булуы саклана, куелган йөкләмәләр үтәлә. Өстенлекле Федераль проектлар кысаларында республиканың кырыклап программасы гамәлдә. Иң мөһиме – авария хәлендәге торакны бетерү, ветераннарны һәм ятимнәрне фатирлар белән тәэмин итү, йортларны, балалар бакчаларын, мәктәпләрне, архив биналарын, шәһәр читендәге лагерьларны, хастаханәләрне, поликлиникаларны капиталь төзекләндерү, авыл клублары, ФАП лар төзү, яшь һәм күп балалы гаиләләрне яклау, ЛПХ субсидияләре, юллар салу, яктырту системаларын алыштыру, чиста су белән тәэмин итү. Экология һәм иҗтимагый киңлекләр, су саклау зоналары, парклар һәм скверлар елы уздырылды. Уңайлы шәһәр мохитын булдыру буенча Россия төзелеш Министрлыгы конкурсында җиңеп чыкканнан соң, аларны дистәләгәнне төзеделәр.
Кече һәм зур шәһәрләрне үзгәртеп коруда, ТАССРга узып киткән социаль-икътисадый территория статусы бирелү ярдәм итә.