Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945 еллар» китабы басылып чыкты. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән нәшер ителде.
Бу хакта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Басмада төрле тарихи фактлар, архив документлары һәм фотоматериаллар, шул чорда яшәгән кешеләр сөйләгән истәлекләр китерелгән. Алар нигезендә ТАССРның тылда барган тарихи процессларына анализ ясала. Китап 10 бүлектән тора. Аларда татарстанлыларның кырыс елларда тылдагы тормышының бар ягы диярлек ачылган. Республикада мобиль хәрби икътисад булдыру үзенчәлекләре, фән һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлар, транспорт, энергетика, аграр өлкә торышы күрсәтелгән. Китап сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.