Безнең телерадиокомпания тормышында зур вакыйга — “Татарстан авазы” интернет радиосы барлыкка килде. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән булдырылды. Тәүлек дәвамында эшләүче радиодан татар музыка сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре, заманча эстрада музыкасы, нәфис сүз, шигырьләр, татар халкының бөек шәхесләре турында истәлекләр, хатирәләр яңгырый. Интернет радионы тәкъдим итү тантанасыннан репортаж.
«Татарстан авазы» проекты — масштаблы проект. Онлайн радиостанция ничек эшли-кушымтаны эшләү һәм эшләтеп җибәрү өчен бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне билгеләп үттеләр. Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалетдинов билгеләп үткәнчә, кызыклы проект һәрьяклы ярдәм белән барлыкка килгән. Ул «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка, Бөтенроссия Дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Татарстан авазы-җир шарының теләсә кайсы почмагында татар композиторлары музыкасын тыңлау өчен уникаль мөмкинлек. Оештыручылар төрле ерак төбәкләрдән уңай фикерләр ала инде.
Репертуардан-татар башкаручыларының классик һәм заманча җырлары, иң яхшы мәдәни тапшырулар, Радио спектакльләре Татарстан радиосының алтын фондыннан. Күп еллар дәвамында җыелган тапшырулар. “Татарстан авазы” интернет-радиосы – Татарстан радиосының алтын фонды хәзер бер ресурста. Бу – 5 меңнән артык уникаль язма.
Бу проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылды.. Интернет-радио ачуны ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышладылар. Ул бердәм мәгълүмат киңлегенең матур бер үрнәге булып тора.
“Татарстан авазы” интернет-радиосын – һәркайда, һәркем тыңлый ала. Үз смартфоныгызга “Татарстан авазы” махсус кушымтасын урнаштырыгыз яки ТРТ-тв . ру сайтында тыңлый аласыз