Татар тарихын, мәдәниятен колачлаган «Татар дөньясы» китабының тиражы 100 мең булачак. Тарихи документларга, фәнни тикшеренүләргә нигезләнгән, рус һәм татар телләрендә язылган, меңнән артык иллюстрация кергән бу басмага. «Татар дөньясы» китабын туплау эше Республика Президенты инициативасы белән башкарылды. Басманы чыгаруда Республиканың Фәннәр академиясе, хакимият органнары, Милли музей, Архив эше буенча дәүләт комитеты өлеше зур булды.
«Татар дөньясы» китабының электрон варианты ТАССРның 100 еллыгы сайтында эленгән. Басма тираж тулысынча 1-2 айдан соң чыгар һәм таратылыр дип планлаштырыла.