Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, башкаланың татар җәмәгатьчелеге вәкилләре татар разведчигы Фәридә Саликҗанованы йөз яшьлек юбилее белән котлады.
Разведка мәктәбен тәмамлаганнан соң, Фәридә Саликҗанова Волхов фронтында сугыша. Ул Волхов фронтында сугышкан. Әсирлеккә эләккән. Халык телендә «үлем фабрикалары» дип йөртелгән Равенсбрюк, аннары Бухенвальд хатын-кызлар концлагерьларына эләгә. Сугыш тәмамланганнан соң репрессиягә эләгә. Яралы килеш әсирлеккә эләккәне өчен, җәзалап үтерелмәгән. I дәрәҗә Ватан сугышы орденына һәм башка күп санлы бүләкләргә лаек була.