Татар дәүләт филармониясендә «Калеб» иҗат берләшмәсенең «Безнең җыр» исемле гала-концерты узды. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Йомгаклау концертында Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, башка танылган башкаручылар катнашты.Узган ел старт алган «Безнең Җыр» лабораториясе, барыннан да элек, үзен сәнгатькә багышлаган яшьләр өчен иҗат мохите булдыруга, яңа җыр композицияләр иҗат итүгә һәм милли җыр фондын тулыландыруга юнәлдерелде. Иҗади лаборатория дүрт этапта узды.